Ямбулат авылында инде  ике тыл ветераны гына калган
Район яңалыклары

Ямбулат авылында инде ике тыл ветераны гына калган

Сугыш… Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет- хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән.

Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буын сирәгәя бара. Ямбулат авылында ике тыл ветераны гына калуы -  шунын ачык мисалы. 29 апрель көнне, жирле үзидарә рәисе, мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарына бүләкләр тапшырдылар.


Нет комментариев