Казанда Чуйков һәм Бондаренко урамнары киселешендә, Җиңү паркы янында, 18 катлы биек йортлы торак комплекс төзеләчәк.
Яңа йортларда 2 меңгә якын кеше яши алачак. Фатирларның гомуми мәйданы 60 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.
Торак биналардан тыш, йортларның беренче катларында коммерция пространстволары барлыкка киләчәк - аларның гомуми мәйданы 5 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк. Тиешле мәгълүмат Казан Башкарма комитетының Документлар җыентыгында пәйда булды.
Нет комментариев