Казанда рейд вакытында штрафстоянкага 50 электросамокат җибәргәннәр.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, рейд Казанның Башкарма комитеты белән берлектә узган. Штрафстоянкага барлыгы 32 «Whoosh» электросамокаты һәм 18 «Urent»электросамокаты җибәрелгән. Шулай ук 12 «Яшел шәһәр» велосипеды эвакуацияләнгән.
Транспорт хезмәте күрсәтүче компанияләргә беркетмәләр төзелгән. Аларга 500 мең сумга кадәр штраф яный.
Нет комментариев