Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рамазан ае алдыннан Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәтәчәкләр

Рамазан җитүгә төгәл ике ай кала Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр.

Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге башкала мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү дәресләре программасы әзерләде. Махсус оештырылачак курслар атнасына 2 тапкыр ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнүне күздә тота.

Дәресләрне Коръән-хафизлар үзәге белгечләре катнашында Рәҗәб аеның беренче көнендә, ягъни 2 февральдән Казанның 6 мәчетендә башлап җибәрү ниятләнә. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшырылачак. Әлеге чара Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/din/ramazan-ae-aldynnan-kazan-mchetlrend-korn-ukyrga-yrtchklr

Фото: пиксабай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев