Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Тукай районының Биклән авылы мәктәбеннән балаларны эвакуацияләгәннәр

Мәктәпнең электрон почтасына билгесез кешедән шартлаткыч җайланма куюлуы турында хәбәр килгән.

Бүген иртән Татарстанның Тукай районы Биклән авылы мәктәбенең электрон почтасына билгесез кешедән хат килгән. Ул бинага шартлаткыч җайланма куюы турында язган.

Мәктәп администрациясе шунда ук 150гә якын укучыны һәм ике дистә укытучыны эвакуацияләгән. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, ашыгыч хезмәттә эшләүчеләр бинаны тикшергән, мәктәптә шартлаткыч корылма табылмаган

Агентлыкка Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, авыл мәктәбенә район прокуроры килгән.

«Хат авторының шәхесен ачыклау эшләре бара. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», — диде Руслан Галиев. 

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/24-01-2022/tukay-rayonyny-bikl-n-avyly-m-kt-benn-n-balalarny-evakuatsiyal-g-nn-r-5847875

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев