Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ялган диплом белән эшләгән Чаллы табибына карата җинаять эше ачылган

Әлеге хатын-кыз, югары белем турындагы дипломы булмаган килеш, ун ел 5нче шәһәр хастаханәсендә авырулар дәвалаган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшергәннән соң, Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә эшләүче 39 яшьлек табибка карата җинаять эше ачылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Прокуратура югары белем турында ялган диплом кулланган белгечкә карата җинаять эше кузгатуны законлы, дип тапты. Бу хакта Чаллы шәһәренең күзәтчелек ведомствосы сайтында хәбәр ителә.

2008 елда әлеге хатын-кыз шәһәр хастаханәсенең кадрлар бүлегенә Россиядәге дәүләт югары уку йортларының берсендә бирелгән ялган диплом китергән.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында моннан берничә ай элек дәвалау учреждениеләре хезмәткәрләренең һөнәри белем турындагы документларын тикшерү турында боерык чыкты. Мондый эш министрлыкның дәвалау учреждениеләре территориясендәге законсыз эшчәнлеккә чик кую максатыннан төзелгән куркынычсызлык хезмәте тарафыннан уздырыла», - дип аңлаттылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Ведомство китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, әлеге белгеч хастаханә җитәкчелегенең игътибар үзәгенә эләккән булган инде. Прокуратура бәяләмәсеннән соң, хатын-кызны эшеннән җибәргәннәр.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев