Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Газинур Әхмәтҗанов иҗатыннан

Газинур Әхмәтҗанов.

Каршыларга язсын иллене.
Мәктәпне тәмамлаучыларга багышлыйм.

Гомер юлларыбыз әйтерсен лә,
Көмеш жепләр булып сузылган.
Мәктәп сукмагыннан киткнгә дә,
Ничә еллар инде узылган.
Кайчан гына әле,кайчан гына,
Без утырган җыйнак парталар.
Юксынгандай безне, узебез кебек,
Үзлэренә таба тарталар.
Ераклардан кайтып очрашканда,
Сойләшкәндә бераз уз ара,
Серле ,йомшак кебек сиздермичә,
Узгәрә шул дөнья, узгәрэә
Чибәр кызлар инде әни булган,
Ә егетләр тартым ирләргә.
Таралышкач гомер юлкайлары,
Йөртмәде ул кайсы жирләрдә.
Адашалар кошлар давылларда,
Кырыс жилкәйләрдә гөл сына.
Купме еллар узып очрашуга,
Мин куанам әле шунсына.
Нинди генә юллар утелмәгән,
Кайдан гына җилләр искәннәр.
Нурлы йөзкәйләрдә шатлык балкый,
Шөкер әйтәм, бар да исәннәр.
Әйтерсен лә без килгәнне белеп,
Уянган күк яшел тугайлар.
Безнең өчен сызылып таннар ата, 
Безнең өчен сайрый тугайлар.
Ялан тәпи йөргән Ык буйлары,
Килер юлларыбыз билгеле.
Тагын шулай бергә җыелышып, 
Каршыларга язсын иллене.
Газинур Әхмәтҗанов.
Теләче. Март. 2019 ел
.


 Аерма.
Уйлап куям кайчак иртәләрен,
Кызык та бу тормыш , авыр да.
Нинди генә газап кичерсәм дә,
Сөйгәнемнән берүк аерма.
Хисләремнең дә уянган чагы,
Төн караңгы, балкый ай гына.
Кирәк икән кыскарт гомеремне.
Туганнардан берүк аерма.
Өс - башларым әгәр чиста булса,
Исәбем юк минем баерга.
Очар канатларым сындырсаң да,
Өмет йолдызымнан аерма.
Зур юлларны гизеп гомеремдэ, 
Ияләштем килгән кайгыга.
Алга таба язар шигыремнән,
Моңлы җырларымнан аерма.
Газинур Әхмәтҗанов.
Теләче. Март. 2019 ел
.


 Кенәрем.
Какшап торган чакта, кинәт кенә,
Сәләмэтлекләрем аз гына.
Файдасы да бераз тияр диеп, 
Килдем әле Кенәр ягына.
Язлар җиткәч синең урманында,
Яшел яфрак яра ак каен.
Чишмәләрен синең тын калгандыр,
Аваз салган чакта Тукаен.
Былтыр белән Шурәлегә атап,
Яздын якташ монда шигырьләр.
Басуында диңгез кебек шаулый,
Егетләрен чәчкән игеннәр.
Су буена төшсәм курер идем,
Алтын тараклы су анасын.
Бишек җырын, җырлап , хәрбер ана,
Устергәндер газиз баласын.
Еракларга киткән кошкайларын,
Таба алыр микән оясын.
Чиста хәваларын минем килә,
Кирәкләрем белән тоясым.
Урамында синең хуш ис биреп,
Чәчәк ата ускән гөлләрен.
Шулар кебек , алга таба балкып, 
Яшә минем авылым, Кенәрем.
Газинур Әхмәтҗанов.
Теләче. 


Кичерү.
Татар булып тудым мин дөньяга,
Бик тә якын итәм халкымны.
Куңелемнән сиңа дип җибәрәм,
Йөрәктән язылган хатымны.
Таулар белән таулар очрашалмый,
Ә без еллар узгач курештек.
Кузләребез хәрчак куздә булды,
Чәчәкләргә бергә кумештек.
Булды вакыт, алдым җәрәхәтләр,
Моны ходай үзе күргәндер.
Хәзер түгел, мәктәп елларыннан,
Булдың син кадерле, бердәнбер.
Шөкер әйтеп аягыма бастым,
Бөгелмәдек, без бит чын ирләр.
Йөрәгемдә матур булып туды, 
Сиңа атап язган шигырьләр.
Бик сөенгән идем шул чакларда,
Язмышларым минем син булгач.
Таш яуса да бәлки сизмәс идек,
Иреннәр иренгә кушылгач.
Арабызга начар сузләр керде,
Буяган күк аны карага.
Кичермәден минем гаебемне,
Өзелде өметле ара да.
Синең каршыңда мин дөресен әйтәм,
Бик ризамын, әйе, гаепле.
Нигә икән бергә яратышкач,
Кичермәскә булган гаепне.
Кирәк икән ярдәм кулы сузып,
Торырмын яныңда булышып.
Уем белән икәу генә калдым,
Җитми миңа синең сулышын.
Яраларны вакыт дәвалагач,
Гөрләп барыр әле эшләр дә.
Әйткән чакта, мин кичерәм диеп,
Тик терсәкләр ерак тешләргә.
Шуңа курә яшь парларга әйтәм,
Ныклы булсын гаилә жепләре.
Бергәләшеп матур гына яшик,
Сөендереп әле купләрне.
Газинур Әхмәтҗанов.
Теләче. Март. 2019 ел
.


Якын кешемә.
Якын кешемә дип мин багышлыйм,
Туар шигырем, язар җырымны.
Берәр кайчан сунмәс сөюебез, бергә кавышулар булырмы?
Нәрсә генә икән мина булды, Уемнан чыкмыйсын син бер дә.
Сиңа булган минем яратуым,
Җитәр кебек ике гөмергэ.
Сиңа карыйм, ләкин аералмыйм,
Унсигездә кебек кызлардан.
Синең өчен йөрәгемне түгел, 
Гомеремне хич тә кызганмам.
Туар көннәр бәхет алып килсен,
Кояш сипсен нурнын яктысын.
Сиңа атап сөю шигыремнен
Мин язамын иң иң яхшысын.
Читтән карап кына әйтеп булмый,
Йөрәгемнең кайнар сагышын.
Шуңа күрә язган шигыремне, мин кадерлем сиңа багышлыйм.
Газинур Әхмәтҗанов.
Теләче.
Февраль. 2019 ел.

Син яшэсэн, мин дэ яшэрмен.
Йөзендәге булган гүзәллекне,
Син гөлләрдән ахры алганың.
Нигә икән сиңа яшь чагында,
Яратам дип әйтә алмадым.
Җырлы- моңга гашыйк тавышынны,
Сандугачтан күчкән диярсен.
Буй- сыныңны ак каенга тинлим,
Күзләр генә тия курмәсен.
Йөрәгемдә булган хисем белән,
Кайнар сөю белән хисле мин.
Мөмкин булса сиңа бирер идем,
Мәхәббәткә тулы хисне мин.
Сөйлэшкәндәй кебек синең белән,
Акрын гына сина кабатлыйм.
Бу дөньяда синнән башка бутән,
Беркемне дә болай яратмыйм.
Борчу килсә, сине урап үтсен,
Түгелмәсен бер дә яшьләрен.
Озын гомер сиңа теләп калам,
Син яшәсән, мин дә яшәрмен.
Газинур Әхмәтҗанов.
Теләче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев