1 сентябрь көнне Иске Җөри авылында яшәүче иң газиз кешебез - әниебез ИМАМИЕВА ФИДӘНИЯ КОРБАНГАЛИ КЫЗЫның 60 яшь тулган көне, зур бәйрәме - юбилее!
Әни... Бөтен гомере буе йөрәгенең иң түрендә йөртеп, һәрчак сабыр булып, җил-давыл, яңгырдан, начарлык лардан, авырлыклардан с а к л а п - я к л а п яшәүче - Әни! Синең чиста, саф һәм йомшак күңелең кебек, табигатьнең сихри чагы- җәйнең көзгә авышкан иң матур мәлендә дөньяга килгәнсең. Кадерлебез! Сине бүгенге бәйрәмең белән чын күңелебездән, ихлас котлыйбыз. Әни кеше ул үзенә бары иң яхшы сыйфатларны гына җыя ала. Син сабыр холыклы, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, туган җанлы, нечкә күңелле, шуңа да карамастан, бераз таләпчән, гаделлек, тәртип яратасың.
Әниебез! Бүгенге бәйрәм көнеңдә сиңа сәламәтлекнең ныгын, шатлыкларның иң зурысын, бәхетнең нурлысын, озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, күңел тынычлыгы, әтиебез белән тигез тормыш, балалар-оныклар куанычы телибез! Туачак таңнарың бүгенгедән дә якты-матуррак һәм бәхетлерәк булсын иде. Бүгенге матур елмаюың, олы йөрәгең, кешелеклелегең, безгә биргән белем һәм яхшы тәрбияң өчен сиңа тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә.
Бүген синең юбилеең, Әни!
Алтмыш яшең - Ходай бүләге.
Син яктыртучы безнең йорт нигезен,
Әти өчен - тормыш терәге.
Абынганда җайлап аңлатасың,
Сабыр төбе - алтын икәнен.
Син тамыры булсаң, без тармагы
Җиргә берегеп үскән имәннең.
Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Гомереңнең якты язында!
Изгедән-изге теләкләр белән, сине яратып, әтиебез Айрат, кызларың Алинә, Гөлинә, кияүләрең Руслан, Ришат, оныкларың Әдилә, Даниль исеменнән кызың Зәлинә.
Нет комментариев