Аэропорт «Макс» мессенджерында чат-бот эшләтеп җибәрде
В республике

Аэропорт «Макс» мессенджерында чат-бот эшләтеп җибәрде

«Казан» халыкара аэропорты пассажирларга мәгълүмат бирү өчен «Макс» мессенджерында чат-бот эшләтеп җибәрде. Аның ярдәмендә рейслар расписаниесен белергә, очышларның тоткарлануы һәм графиктагы үзгәрешләр турында мәгълүмат алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Транспорт министрлыгы хәбәр итә.

Цифрлы ярдәмче шулай ук терминаллар, авиакомпанияләр, аэропортка бару маршрутлары һәм рейс тоткарланган очракта нишләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирә. Моннан тыш, чат-бот аша VIP-заллар, бизнес-зоналар һәм машина кую урыннары турында белергә, сезонлы рейслар расписаниесенә күчәргә һәм авиабилетлар сатып алырга мөмкин.

 


Нет комментариев