3 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылында гомер итүче Афзалов Ринат Исламетдин улының 55 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Синең янәшәңдә безнең бөтенебезгә дә тыныч, рәхәт, һәрчак бәйрәм. Бу дөньяда җылы оябыз, тату гаиләбез, кадеребез бар икән, болар барысы да синең тырышлык, күңел җылың, тормышны ихлас сөюең белән төзелгән. Күңелең гаҗәеп нечкә, сизгер, нәзакәтле синең. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал.
Киләчәктә дә алтын кулларыңның җылысын, күңел яктылыгыңны тоеп яшәргә язсын безгә. Сиңа тормыш ваклыкларын җиңәрлек рух күтәренкелеге, елларга баш бирмәс саулык-сәламәтлек, бергә-бергә тагын озак еллар балалар һәм оныклар бәхетенә куанып яшәргә насыйп булсын.
Рәхмәт сиңа йөрәк җылың белән
Кабызганга бәхет кояшын.
Күңел тынычлыгы, ныклы саулык
Булсын һәрчак синең юлдашың.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, улларың, киленең, кода-кодагыең һәм оныгың.
Нет комментариев