Теләче авылында гомер итүче Хәкимова Фирдәгөл Әскәр кызының туган көне!
Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, әти, балаларың, оныкларың, туганнарың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Әниебез! Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Тормыш иптәшең Сабирҗан, кода-кодагыйларың, балаларың, киленең, кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыгың.
Нет комментариев