Теләче районы Урта Мишә авылында гомер итүче яраткан әниебез НУРИЕВА ГӨЛНАЗ НӘГЫЙМҖАН КЫЗЫның 18 сентябрьдә гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее!
Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Безне сөендереп, озын-озак яшә.
Һәрбер иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
50 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, оныкларың.
Нет комментариев