Гала - концертлар башланды
590
0
30 апрель көнне район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан игълан ителгән “Алар даны мәңгелек” дип исемләнгән сәнгать фестивале-бәйгесенең гала - концертлары башланды.
Кичә тамашачылар алдында аерым номинацияләрдә җиңү яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган оешма-предприятиеләрдә эшләүче үзешчәннәр чыгыш ясады.
Чарада катнашучыларны иң элек муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин сәламләде. Үзенең чыгышында ул районның мәдәният учреждениеләрендә өч ай дәвам иткән һәм зур оешканлык белән барган фестиваль концертларының изге һәм бөек датага - Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, әби - бабаларыбызның якты рухына карата ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү буларак билгеләп үтте. Бу уңайдан ул:
-
Концертларда өлкәннәр белән бергә үсеп килүче буынның да актив катнашуы куанычлы күренеш.Әлеге тамашалар яшьләребез өчен күрсәтмә әсбап, үтемле тәрбия чарасы булып тора”, - дип белдерде.
Азактан ул Украинада барган махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Теләчедән Нияз әскаров белән Айдар авылыннан Ришат Зәйнуллинга «Теләче районы алдындагы казанашылары өчен» медален тапшырды.
Әлеге концерт безнең якты киләчәгебез өчен башларын салган, Бөек Җиңүгә ирешеп исән-имин кайткан, армый-талмый тылда хезмәт иткән, тормыш авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән сугыш чоры балаларына. «әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән сугыш ятимнәренә, батыр халкыбызга багышлап үткәрелде. 1 февральдән 12 мартка кадәр барган фестиваль – бәйгедә 700 гә якын район үзешчәне катнашып, 11 номинация буенча бик эчтәлекле программалар буенча чыгыш ясадылар.
Шулай ук, чарада катнашучыларны һәм райондашларыбызны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән якташларыбыз, районыбызның элеккеге башлыклары, Россия Федарациясе Дәүләт Думасы депутаты Рәстәм Кәлимуллин белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов та котлады. Алар бәйгедә махсус призга лаек булган, өченче һәм икенче урыннарны яулаган үзешчәннәргә Диплом һәм бүләкләр тапшырдылар. Беренче урыннарны яулаучы райондашларыбыз аларны муниципаль район башлыгы кулыннан кабул итеп алдылар.
Өч сәгать дәвам иткән гала – концерт Теләче урта мәктәбе хоры тарафыннан башкарылган «Җиңү көне» җыры белән тәмамланды. Тамашачы аларны һәм концертта катнашкан башка үзешчәннәрне аягүрә басып алкышлады.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев