Юл иминлеге хакында
Район яңалыклары

Юл иминлеге хакында

Республика юлларында ел саен ким дигәндә ун бала үлә. 2021 елда - 11, 2022 елда юлларда - 17, 2024 елда - 10, 2025 елда 15, 2026 елның тугыз аенда 14 бала һәлак булган. Әмма соңгы елларда яңа ике күренеш күзгә ташлана.

Балалар мотоцикл белән автомобильне үзләре сатып ала, аннары, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, аңа утырып юлга чыгалар һәм авариягә юлыгалар.

Автомәктәпләрдә машинада йөрергә 16 яшьтән өйрәтә башлыйлар. Бала дүрт ай укып, кагыйдәләрне өйрәнеп куя. 17 яшь тулгач,  имтихан тапшыра, таныклыкны исә 18 яшьтә бирәләр. Бер яктан караганда, кече яшьтән егетләрнең һөнәри белем алып куюы уңай һәм отышлы күренеш. Әмма бер тапкыр машина руле артына утырып караган яшүсмернең түземлеге җитәме соң? Бүген рәсми статистика буенча яңа гына укып чыгучы яшьләр, тәҗрибәле шоферларга караганда, аварияләргә күбрәк тарый. Әлеге уңайдан беме яше тулганнарга гына сатуны тәкъдим итә.

- Ике гаилә өчен генә түгел, без яши торган тирәлек, җәмгыять өчен дә зур фаҗига. Бүген шәһәр җирлекләрендә балигъ булмаганнарның “Авито.ру” сайты аркылы мотоцикл, питбайк, машина сатып алуы гадәти күренешкә әверелеп бара. Моның өчен үзләре акча эшли яки дуслары белән бергә акча җыеп сатып алалар. Яңа машина булса бер хәл иде. Гадәттә, 50 - 60 меңгә искене, нык тузганны алалар. Монысы бөтенләй куркыныч. Гадәттә, иске машинаның тормозлары, яктырткычлары, тәрәзә чистарткычлары эшләми торган, тәрәзәсе тонировка белән капланган, үзе исәпкә куелмаган, техник карау узмаган була. Бу фаҗигага беренче адым дигән сүз, - дип үзенең уй - фикерләрен белдерде 11 октябрь көнне Казанда килеп чыккан хәл буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнур Кәримуллин.


Нет комментариев