Олы Тиләҗе авылында обелиск ачылды
Олы Тиләҗе авылында авылдашлары хөрмәтенә салынган обелискны ачу тантанасы булды.
Чарада район башлыгы Айрат Фатхуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Теләче якташлар җәмгыяте җитәкчесе Ирек Даутов , авыл халкы катнашты.
Бөек Ватан сугышына Олы Тиләҗе авылыннан 128 кеше киткән, шуның 68 мәңгегә ятып кала. Бүген авыл халкы, килгән кунаклар батыр якташларыбызның якты истәлегенә үзара салым акчасына эшләнгән, обелискка чәчәкләр салды, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды, мәктәп укучыларының чыгышын тамаша кылды.
Эльмира Котдусова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев