1 июнь 2026 яңалыклары
-
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында
Җәйнең беренче көнендә һәм Халыкара балаларны яклау көнендә, «Сабантуй» стадионында, «Татарстанда җәй» проекты кысаларында, алдагы Россия көненә багышланган триколор тасмадан брошка ясау буенча искиткеч мастер-класс үткәрелде.
-
Балалар көләргә тиеш
1июнь - Балаларны яклау көне булып билгеләп үтелә. Бу кояшлы көндә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалистлары мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен бик күңелле бәйрәм чарасы оештырды.
-
Илнур Каримуллин: «Балалар иминлеге өчен барыбыз бергә җавап бирәбез»
1 июньгә булган мәгълүматларга караганда 1106 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 116 кеше һәлак булган, 1343 кеше зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны кимесә дә, һәлак булучылар саны арту күзәтелә. Без бүген бу хакта районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Халим улы Каримуллин белән әңгәмә кордык.
-
« Земство мәдәният хезмәткәре » программасына заявкалар 15 июльгә кадәр кабул ителә
Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасының Земство мәдәният хезмәткәре» программасында катнашуга гаризалар кабул итү 2026 елның 15 июленә кадәр дәвам итә.
-
Балалар хокукларын яклау буенча кайнар линия эшли
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җәйге савыктыру кампаниясе башлануга багышланган «Вәкаләтле вәкил белән җәй» яңа проектының старт алуы турында игълан итте. Инициатива республикада балачакны мөмкин кадәр куркынычсызрак итүгә юнәлдерелгән.
-
Казанда яңа пляж комплексы ачылды
Казансу елгасы ярында, Казан Кремле һәм Киров дамбасы арасында, тест режимында TatarSu күпфункцияле курорт комплексы эшли башлады.
-
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан чара узды
Бүген, районның «Сабантуй» стадионында, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мәдәни чара узды.
-
Караширмә клубында корбан ашы уздырдылар
Инде менә дүрт ел рәттән Караширмә клубында, «Миләшкәй» фольклор коллективы, яшьләр ярдәме белән, корбан ашы үткәрә.
-
Чүпләмәсәң, чүп җыелмый...
Чүпләрне моннан берничә ел элек, халыкны тиешле урынга ташларга өйрәтеп булмый дип чаң суга идек. Әмма республика күләмендә башкарыла торган зур программалар ярдәме белән халыкны матурлыкны күрергә өйрәтә ала башладык.
-
12, 13 һәм 14 июнь ял көннәре булачак
Биш көнлек график буенча эшләүче Татарстан республикасы хезмәткәрләрен Россия көне уңаеннан озын ял көне көтә.
-
Казан зоопаркына ике фил китерәчәкләр
Лаос Президенты Тхонглун Сисулит Россиягә ике фил кызын бүләк итте. Якын арада терлекләр Казанга килеп, «Замбези елгасы» зоопаркына урнашачак. Бу хакта ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында хәбәр итте.
-
Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә
Татарстанда 1 июньдә аязучан болытлы һава көтелә.
-
Орымширмә авылында Сабан туена бирнә җыйдылар
Орымширмә авылында узган Иске Җөри авылында узачак Сабан туена бирнә җыю мизгелләре.
-
Ташламалы язылу башланды
Газета - журналларга ташламалы язылу бара. Бу яртыеллыкта да «Теләче» газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылачак, төп призларыбыз - бозау һәм шифаханәгә юллама!
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне
Барыгызны да җәйнең беренче көнендә билгеләп үтелүче, күңелләргә җылылык өстәүче бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз.