Казанда яңа пляж комплексы ачылды
В республике

Казанда яңа пляж комплексы ачылды

Казансу елгасы ярында, Казан Кремле һәм Киров дамбасы арасында, тест режимында TatarSu күпфункцияле курорт комплексы эшли башлады.

 Балаларны яклау көнендә объектка яшь спортчыларны-спорт мәктәпләре һәм секцияләрендә тәрбияләнүчеләрне чакырдылар. Комплексны Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин карады, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте. 

TatarSu-җылытыла торган сулы бассейннар, пляжлар, фонтаннар, спорт мәйданчыклары һәм урам тренажерлары булган зона. Килүчеләр өчен шулай ук мунча кластеры (рус парлы бүлмәсе, фин саунасы), спа-үзәк, ресторан һәм фуд-корт эшләячәк. Киләчәктә комплекс территориясендә кунакханә барлыкка киләчәк.

Чыганак:бизнесонлайн

Фото: пресс-служба раиса РТ


Нет комментариев