Балалар көләргә тиеш
1июнь - Балаларны яклау көне булып билгеләп үтелә. Бу кояшлы көндә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалистлары мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен бик күңелле бәйрәм чарасы оештырды.
Бәйрәм, әлбәттә, аниматорсыз узмый. Балалар кунакны шатланып каршы алдылар. Мәйданчык балаларның шат көлүе белән шау килеп торды. Аниматор оештырган кызыклы уеннар балаларга бик ошады.


Соңыннан барлык катнашучыларга да туңдырма, тәмле күчтәнәчләр, призлар һәм азык-төлек пакетлары таратылды. Мондый чаралар балаларда һәрвакыт соклану уята, шуңа да алар сабырсызланып бәйрәм атмосферасына чуму мөмкинлеген көтә. Бу көн һәркемгә чын бәйрәм кебек истә калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев