Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Чүпләмәсәң, чүп җыелмый...

Чүпләрне моннан берничә ел элек, халыкны тиешле урынга ташларга өйрәтеп булмый дип чаң суга идек. Әмма республика күләмендә башкарыла торган зур программалар ярдәме белән халыкны матурлыкны күрергә өйрәтә ала башладык.

 Шөкер, ни генә дисәк тә,  соңгы елларда табигатькә йөз белән борылып киләбез. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үзәк территориаль идарәсе инспекторы Ришат Билалов әйтүенчә,  җыештыру эшләренең күбесе санитар - экологик Икеайлыкта башкарыла икән.

Башкарылган эшләр күп булса да, кул җитмәгәннәре дә байтак әле. Ел саен чүплекләрне экологлар һәм административ комиссия вәкилләре белән эзләшергә туры килә. Тирә - юньне пычратып, көнкүреш калдыкларын урман эчләренә, елга буйларына һәм ышыклау полосаларына түгеп калдырган кешеләр өчен оят хәтта. Кайберәүләр исә бакча башыннан да ерак китә алмый, чүбен шунда гына ташлап калдыра. Ел саен мондый хәлгә тарыгач, кайчакта әлеге рейдлар кирәкме икән дип, икеләнеп тә куясың. Һәркайда тәртип булсын өчен һәркемгә үзеннән һәм яшь буынны тәрбияләүдән башларга кирәк, минемчә. Моның өчен өйдәге чүп - чарны төрле пакетларга салып, тиешле әрҗәгә ташларга кирәк. Тик кызганыч, урамнарга, йорт тирәләренә берничә төрле әрҗә (шуларның берише пластик шешәләр җыю өчен шәхси эшмәкәр Финарис Сафиуллин тарафыннан куела - Ф.Н.) куелса да, беребезнең дә чүп аралап ятканы юк. Нигәдер без моңа өйрәнә алмыйбыз. Бәйрәм, ял көннәрендә әрҗәләр тулып ташый, кем әйтмешли, яныннан үтеп китәрлек булмый. Анда көнкүреш калдыкларына караганда,  печән, салам, чыбык - чабык, ташландык мебель һәм агач калдыклары күбрәк җыела. Иң аянычы шул - кулга тоткан пакетны чүп әрҗәсенә түгел,  елга буена, әрәмәлекләргә ташлаучылар да бар. Кайсы гына агачлыкка кереп карама,  санкцияләнмәгән чүплеккә тап буласың. Өмә вакыты җитсә, чүп белән тулган бакча башларын, елга буйларын җыештырырга кеше табылмый. Чүп ташлаучының үзе турында әйткән дә юк инде. Теләче авылы җирлеге хезмәткәре, авыл урамнары, парк-скверларының матурлыгы өчен үзенең тырышлыгын кызганмаган Нәкыйф абый Зәйнәев әйтүенчә, чүпне үзенең яшәгән урынын яратмаган кешеләр ташлый. Алар белән көрәшергә кирәк!

Шуңа күрә экологлар, мәктәп укучылары, табигать сагында торучы актив позицияле кешеләр телефоннарына төшереп җибәргән фото-видеоматериалларга нигезләнеп штраф сала. Чүп ташлаучы гражданнарга - 2 мең сумнан алып - 3,5 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән алып 500 мең сумга кадәр штраф каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев