1 июль 2026 яңалыклары
-
«Цифрлы көн» нең яңа сезоны: балалар лагерьларында ЯФ һәм киберкуркынычсызлык буенча уеннарны яңартылачак
«Цифрлы көн» — Россиядә цифрлы белем бирүне үстерүдә мөһим адым.
-
Казанда «Дрон Экспо 2026» халыкара күргәзмә-форумы узачак
Казан «Дрон Экспо 2026»халыкара күргәзмә-форумында БПЛА җитештерүчеләрне, җитештерүчеләрне һәм көйләүчеләрне җыя. Чара 8 июльдән 10 июльгә кадәр узачак. Катнашучылар пилотсыз системаларның киләчәге турында фикер алышачак.
-
Казан – Мәскәү арасында өстәмә поезд йөри
Июньнән сентябрьгә кадәр Казан – Мәскәү арасында өстәмә поезд йөриячәк. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында
«Татарстанда җәй» грандиоз проекты, төгәлрәге, аның инновацион өлеше «ТехноЛето» кысаларында яшь белгечләр өчен мавыктыргыч маҗара булды.
-
«Микрогрантлар»да грант ярдәме ала аласыз
Социаль проектларда үз юлыгызны башлыйсыз гынамы? Яки әзер инициатива өчен ярдәм эзлисезме?
-
Июль ае гадәттәгедән җылы булачак
Татарстанда июль ае климатик нормадан якынча 0,5 градуска җылырак булыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Урта Мишә авылында авылдашлар очрашуы булачак
11 июль көнне, Урта Мишә авылында «Туган ягым - гомер бишегем» дип исемләнгән авылдашлар очрашуы узачак. Урта Мишәлелеләрне әлеге чарага чакырып калабыз!
-
Июль аена халык сынамышлары
Июль эссе булса - декабрь ае суык булыр.
-
Теләче районында «Тоннель»профилактик чарасы узды
Кичә, ягьни 30 июнь көнне, Теләче районында «Тоннель»профилактик чарасы узды.
-
1 июль - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне
Бүген, 1 июль көнне, Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне буларак билгеләп үтелә.
-
Гуманитар ярдәм әзерләү дәвам итә
Бу көннәрдә Максабаш авылы апа-кызлары сугыштагы егетләребезгә коры ашларга салырга укроп әзерли, күп күләмдә үләннәр киптереп, чәйләр тутыра.
-
Йөрәккә файдалы 9 ризык
Алар – сарымсак, балык, әстерхан чикләвеге йә фундук, җитен орлыгы, солы, арыш оны, яшел чәй, виноград, карбыз һәм помидор.
-
XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узачак
18 июльдә 10.00дә Балтач районы Бөрбаш авылында XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узачак. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстан Республикасында 4 меңнән артык ата-ана балигъ булмаган балаларны һәм студентларны тәрбияләгән өчен пенсиягә өстәмә акча ала
Иждивениедә балигъ булмаган яки мәгариф оешмаларының көндезге бүлекләрендә белем алучы балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенә арттырылган теркәлгән түләү алырга хокуклы. Татарстан Республикасында мондый югары пенсияне инде 4 724 кеше ала.
-
2026 ел башыннан Россия Социаль фонд бүлеге бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиеләргә 36 миллион сумнан артык акча җибәргән
Күләме 28 450 сум тәшкил иткән әлеге төр түләү Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тарафыннан ата-аналарның берсенә бирелә. Ел башыннан 20 298 гаилә әлеге ярдәм чарасыннан файдаланган инде.