Йөрәккә файдалы 9 ризык
Файдалы киңәшләр

Йөрәккә файдалы 9 ризык

Алар – сарымсак, балык, әстерхан чикләвеге йә фундук, җитен орлыгы, солы, арыш оны, яшел чәй, виноград, карбыз һәм помидор.

Төрек табиб-диетологы Фатма Байсал Йосыф йөрәк-кан тамырларына уңай тәэсир итә торган шушы тугыз продуктны атаган.

Йосыф көненә бер тырнак сарымсак сытып ашарга киңәш итә. Балыкны грильдә йә парда пешерү файдалы, ди. Атнасына өч тапкыр 6-7 фундук төше, 2-3 әстерхан чикләвеге ашарга куша. Көн саен бер бал кашыгы җитен орлыгын йогуртка һәм ашка кушып ашау йөрәккә яхшы тәэсир итә. Кәһва, кара чәй урынына яшел чәй сайлагыз, – ди табиб.

 


Нет комментариев