2 март 2026 яңалыклары
-
Мәрьям Миннегуловадан кекс рецепты
4 йомыркага чеметеп тоз салып, миксер ярдәмендә болгатабыз. 150 гр шикәр комы салабыз. Миксер белән болгатып күпертәбез.
-
Казанда 83 законсыз сәүдә ноктасын юк иткәннәр
Бер ел эчендә 100 рейд үткәрелгән һәм 7 тонна продукция алынган.
-
Бер атна эчендә юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булган
Бер атна эчендә Татарстан юлларында зыян күрүчеләр белән 30 юл-транспорт һәлакәте булды. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 23 февральдән 1 мартка кадәр аварияләр нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган.
-
Телеграм-канал администраторына БПЛА очыш видеосын бастырган өчен штраф яный
Татарстанда суд җирле телеграм-каналларның берсенең администраторының административ эшен караячак. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, администратор канунны бозган һәм Казан өстеннән БПЛА очышы видеосын, шулай ук алар урнашкан урыннар күрсәтелгән хәрабәләр фотоларын урнаштырган.
-
Рәйсә Хәбибулла кызы Исмәгыйлова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп уза
Бүген Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Рәйсә Хәбибулла кызы Исмәгыйлова үзенең100 яшьлек юбилеен билгеләп уза.
-
Бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 1 зона этабында катнаштылар
1 март көнне «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү (профильле) үзәге» бадминтончылары командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 1 зона этабында катнаштылар.
-
Түбәләрдән кар төшеп газүткәргечләр зарарлану очраклары ешайды
Һава шартларына бәйле рәвештә газүткәргечләрнең шәхси һәм күпфатирлы йортларның түбәләреннән кар ишелү очраклары ешайды. Бу хакта «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Казан үзәгендә, кар күп булу сәбәпле, яңа ел аркасы җимерелгән
Казанда Кремль урамында бина түбәсеннән кар төшкәнлектән яңа ел аркасы ишелгән. Ул Кремль каршында урнаштырылган иде. Корылманы инде сүткәннәр, калган аркаларны да якын арада җыячаклар, алар зыян күрмәгән.
-
Татарстаннан өч мең турист күкне ябу аркасында тоткарланды
Казан белән Дубай, шулай ук Абу-Даби арасындагы барлык рейслар туктатылган. Казаннан Дубайга очучы самолетларның берсе ашыгыч рәвештә Бакуга төшеп утырырга мәҗбүр була - Иран һава киңлеге ябыла. Туристлык тармагы бәяләвенчә, хәзер БГӘдә Татарстанның өч мең кешесе булырга мөмкин. Аларның күбесе - Дубайда, экспертлар аны бүгенге көндә иң «стресслы» территория дип атый, дип яза «БИЗНЕС Online».
-
2,9 млн рублей при подписании контракта в Татарстане!
В Татарстане – наиболее выгодные условия для подписания контракта.