Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Телеграм-канал администраторына БПЛА очыш видеосын бастырган өчен штраф яный

Татарстанда суд җирле телеграм-каналларның берсенең администраторының административ эшен караячак. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, администратор канунны бозган һәм Казан өстеннән БПЛА очышы видеосын, шулай ук алар урнашкан урыннар күрсәтелгән хәрабәләр фотоларын урнаштырган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында пилотсыз очкычлар һәм һава һөҗүменә каршы оборона чаралары турында мәгълүматны интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында таратуны тыю гамәлдә. Тиешле указ 2025 елның августында ТР Раис тарафыннан имзаланган. Тыю дәүләт хакимияте органнарыннан - федераль, республика һәм җирле рәсми хәбәрләргә кагылмый. Мондый яңалыкларны әлеге рәсми чыганакларга сылтама белән генә таратырга мөмкин.

Канал администраторына карата Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары таләпләрен үтәмәү маддәсе буенча беркетмә төзелде. Эш материалларын якын арада  суд караячак. Моннан тыш, җаваплылыкка әлеге материалларны бастыру өчен җибәргән фото һәм видео авторлары җәлеп ителәчәк.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев