Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Бер атна эчендә юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булган

Бер атна эчендә Татарстан юлларында зыян күрүчеләр белән 30 юл-транспорт һәлакәте булды. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 23 февральдән 1 мартка кадәр аварияләр нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган.

Исегезгә төшерәбез, республикада һәлак булучылар саны арту күзәтелә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә узган ел 15 бала һәлак булган, шуларның 13е пассажирлар булган. Тугыз очракта балалар машина йөртүчеләр гаебе белән һәлак булган.

Элегрәк Татарстан эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов хәбәр иткәнчә, автомобильдә балигъ булмаган пассажир булган очракта юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозган өчен җаваплылыкны катгыйландыру турындагы тәкъдим федераль дәрәҗәдә җибәрелгән.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев