Казанда 83 законсыз сәүдә ноктасын юк иткәннәр
Бер ел эчендә 100 рейд үткәрелгән һәм 7 тонна продукция алынган.
Казанда законсыз сәүдә белән көрәш дәвам итә. Вахитов һәм Идел буе районнарында узган елда 83 үз белдекләре белән билгеләнгән объектны бетергәннәр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район хакимияте башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
Параллель рәвештә хакимиятләр легаль сәүдә нокталары арасында тәртип урнаштыру белән шөгыльләнә. Киосклар һәм павильоннарны шәһәрнең архитектур кыяфәтенә туры китерү эше башланды. Беренче яңартылган объект Вишневский урамындагы "Горпечать" челтәре киоскы булды. Мондый үзгәрешләрне башка мәйданчыкларда да дәвам итәргә планлаштыралар.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев