Түбәләрдән кар төшеп газүткәргечләр зарарлану очраклары ешайды
Һава шартларына бәйле рәвештә газүткәргечләрнең шәхси һәм күпфатирлы йортларның түбәләреннән кар ишелү очраклары ешайды. Бу хакта «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Газ оешмалары милекчеләрне һәм идарәче компанияләрне уяу булырга һәм түбәләрне вакытында чистартырга чакыра. Әгәр дә сез газ исен сизсәгез, шундук бинадан чыгарга һәм авария хезмәтенә 04, 104 (мобиль) яки 112 номерлары буенча шалтыратырга кирәк.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев