2 июнь 2026 яңалыклары
-
Теләчедә «Минем әти - герой» республика бәйгесе буенча осталык дәресе узачак
3 июнь көнне, ягьни иртәгә, Теләче авылында урнашкан «Киләчәк» яшьләр үзәгендә «Минем әти- герой» бәйгесе буенча осталык дәресе узачак.
-
Балигъ булмаганнарга йөртү таныклыгыннан башка скутер белән идарә итү катгый тыела
19 - май көннәрендә Татарстанда бер тәүлек эчендә мотоцикллар катнашында аварияләрдә ике кеше һәлак булды. 20 май көнне Биектау районында мәктәпкә баручы унҗиде яшьлек егет автомобильне узам дип идарәне югалта һәм юл буендагы таш бордюрга бәрелә. Нәтиҗәдә, техника әйләнеп каплана. Артта утырган унҗиде яшьлек пассажир кызның гомере өзелә. Инспекторлар белдергәнчә, егетнең мотоцикл белән идарә итәргә таныклыгы булган. Һәлак булган кыз аның сыйныфташы. Һәлакәтнең килеп чыгу сәбәпләрен район прокуратурасы хезмәткәрләре тикшерә.
-
Татарстанда телләрне саклау буенча яңа программа кабул ителде
Татарстанда 2036 елга кадәр телләрне саклау һәм үстерү буенча яңартылган программа кабул ителде.
-
Путин Татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның 13 кешесен дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләде.
-
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге саф һавада бушлай рәсем сәнгате дәресләре -«Рәсем яса, Казан!» җәйге проектын башлап җибәрә
Июнь аеннан Татарстанда Социаль фонд бүлегенең “Рәсем яса, Казан” социаль проекты старт ала. Беренче дәрес 7 июньдә узачак. Җәйнең һәр якшәмбесендә барлык теләүчеләр өчен ачык һавада рәсем ясау буенча бушлай дәресләр оештырылачак.
-
Программа гамәлгә кергәннән бирле Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ана капиталыннан айлык түләүләргә 3,1 млрд сумнан артык акча күчерде
Программа эшли башлаганнан бирле Татарстанда 43166 гаилә ана капиталыннан ай саен түләнә торган акчаны рәсмиләштергән. Әлеге ярдәм чарасы өч яшькә кадәрге һәр балага бирелә. Гаиләдә өч яшьтән кечерәк берничә бала булган очракта, аерым гариза буенча түләү аларның һәркайсына да билгеләнергә мөмкин.
-
Тиздән «Минем әти — Герой» Республика балалар сәнгать фестивале старт алачак
В чем суть фестиваля? Дети наших защитников, участников СВО (от 7 до 17 лет), будут писать портреты своих отцов-героев. Чтобы картины получились настоящими произведениями искусства, ребятам будут помогать профессиональные художники-наставники.
-
Татарстанда боз яварга мөмкин
Бүген, 2 июньдә, республикада һава торышы тотрыксыз булачак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көндез кыска вакытлы, әмма урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Боз явуы да ихтимал.
-
Казансу буенча кече судноларда йөрү тыела
11 июньнән 14 июньгә кадәр, триатлон буенча Россия беренчелеген уздыру вакытында, Казансуда кече үлчәмле, җәяүле һәм спорт-җилкәнле суднолар хәрәкәте тыелачак. Тыюның үтәлешен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контрольдә тотачак.
-
1 июньнән балалар өчен «комендант сәгате» эшли башлады
Татарстанда 1 июньнән балалар һәм яшүсмерләр өчен җәйге «комендант сәгате» эшли башлады. Чикләү 31 августка кадәр дәвам итәчәк.
-
Юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән
Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәте булган. Киа автомобилен йөртүче тыелган юл хәрәкәте билгесен үтәмичә, каршы як полосага чыга һәм урында һәлак була.
-
Татарстанда бизнес өчен «Гадел билге» маркировкасына ярдәм итү үзәге ачылды
Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының «минем бизнес» үзәге базасында «Гадел билге» товар маркировкасына ярдәм үзәге эшли башлады.
-
Коррупциягә каршы законнарга үзгәрешләр кертелде
Коррупциягә каршы тору турындагы законнарга кабул ителгән үзгәрешләр нигезендә, хәзер дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең һәм аларның якыннарының акчаларын һәм Мөлкәтен контрольдә тоту өзлексез булачак һәм «Посейдон» дәүләт системасын куллану аша реаль вакыт режимында гамәлгә ашырылачак.
-
Теләче муниципаль районының «Алан» АҖендә үзйөрешле һәм азык җыю комбайннарына техник тикшерү уздырылды
1 июнь көнне Теләче муниципаль районы АҖ «Алан» хуҗалыгында үзйөрешле һәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
-
Алдынгылар хәрәкәтенең федераль конкурсына йомгак ясалды
Подведены итоги федерального Конкурса первичных отделений Движения Первых 2025-2026гг.