Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Болгар-Туган тел” форумында

Менә имтиханнарны уңышлы гына тәмамлап, җәйге ялга чыктык. Каникулга чыгу белән күел каядыр ашкына. Миңа быел да Изге Болгар җиренә сәяхәт кылу бәхете елмайды. 23 нче июньнән 29 ына кадәр булып узган «Болгар-Туган Тел 2015» форумы сәләтле, үз максатларына ирешүчән балаларны үзенә җыйды.

Әлеге форумның ачылу тантанасына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов һәм күп кенә башка кунаклар да килгән иде. Энгель Фәттахов бердәм дәүләт имтиханнарына кагылышлы күп кенә проблемаларны күтәрде. Соңыннан үзе дә балачагына кайткандай, иң беренче итеп өйрәнгән шигырен безгә, ягъни сәлкешләргә сөйләп күрсәтте.
Форумда барлыгы 600 дән артык бала катнашты, шуларның 400гә якыны Татарстаннан, ә калганнары Чувашия, Башкортостан, Марий-Эль, Оренбург өлкәләренең сәләтле балалары. Шул исәптән форумда без - Теләче районыннан 5 кыз катнаштык.
Форумның көннәре берсеннән-берсе кызыклы узды.Һәр көнне мастер- класслар бирергә,үзләренең уңышлары белән уртаклашырга күренекле шәхесләр килде.Алар: композитор Эльмир Низамов, Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романына нигезләнгән фильмда төп рольне башкарачак Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисткасы Резеда Сәлахова,читекче Илдар Шәйхетдинов, язучы Рабит Батулла, җырчы Ильгиз Шәйхразиев, татар теле белгече Кадрия Фәтхулова, Камал театры яшь артисты Алмаз Гәрәев, "Болгар радиосы" ди-джейлары Фаиль Гыймадов һәм Гөлназ Фәйзрахмановалар. Буш вакытыбыз булганда без әйдаманнарыбыз белән Изге Болгар җиренең истәлекле урыннарын күзәтергә бардык, Ак мәчетне карадык. Бу урынның елдан- ел матурлануы,үзгәрүе сизелә.
Бер атна дәвамында мин үземә күп кенә яңа дуслар табарга өлгердем, ә узган елгы танышларымны күрү-үзе бер бәйрәм иде. Форумның икенче елга ике сменада узуы безне бик шатландырды. Ходай насыйп итсә, икенче елга да бу форумда бик теләп катнашыр идем. Ә быелгы сменаны уздыручыларга, безне әлеге форумга җибәрүче район мәгариф бүлегенә, форумның һәр мизгелен күңелле һәм файдалы уздырырга ярдәм иткән барлык әйдаманнарга бик рәхмәтлебез.Онытылмас мизгелләр, яңа дуслар, файдалы дәресләр өчен рәхмәт сиңа, "Болгар -Туган Тел 2015" аланы!
Динә Хәбирова,
Алан урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев