Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда яшьләр өчен ифтар узачак

Ифтарга Казан шәһәре яшьләре, татар яшьләр оешмалары активистлары җыелачак. Дин әһелләре, галимнәр яшьләргә үзләренең нәсыйхатләрен җиткерәчәк, дип хәбәр итә дини чараны оештыручылар. Фәрид Мифтахов белдергәнчә, татар милләте ислам динен һәм милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне бергә үрелдереп барган очракта гына сакланып калачак. Ә бу эштә татар яшьләренең роле бик зур. Татар яшьләре...

Ифтарга Казан шәһәре яшьләре, татар яшьләр оешмалары активистлары җыелачак. Дин әһелләре, галимнәр яшьләргә үзләренең нәсыйхатләрен җиткерәчәк, дип хәбәр итә дини чараны оештыручылар.


Фәрид Мифтахов белдергәнчә, татар милләте ислам динен һәм милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне бергә үрелдереп барган очракта гына сакланып калачак. Ә бу эштә татар яшьләренең роле бик зур. Татар яшьләре хәрәкәте тарихында, Тукайлар заманыннан башлап, иң зур урынны "Шәрык" клубы тоткан. Яшьләр өчен ифтар оештыру идеясе белән дә "Шәрык" клубы активистлары чыкты, - дип белдерде Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов.

Казан шәһәре яшьләре ифтары 9 июльдә 20.00 сәгатьтә Милләт йортында (Нариман урамы, 62) башлана. Чараны тамада Гамил Нур алып бара.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X