10 май 2026 яңалыклары
-
Татарстан һәм Башкортстан Республикасы халык артисты Салават Фәтхетдинов призына узган турнир җиңүчеләре
9-10 май көннәрендә «Батыр» спорткомплексында, Татарстан һәм Башкортстан Республикасы халык артисты Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына узган турнирда призлы урыннарны алган көрәшчеләр исемлеге.
-
Теләчедә җырчы Салават Фәтхетдинов призына республика турниры узды
Ике көн дәвамында, «Батыр» спорткомплексында, “Теләче” спорт мәктәбе, 2009 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан һәм Башкортстан Республикасы халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы, Россия Балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына 9 нчы тапкыр ачык республика турниры үткәрде.
-
Теләче өчен тавыш бирүдә катнашыйк
Хөрмәтле райондашлар! 21 апрельдән 12 июньгә кадәр җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өчен тавыш бирү бара. Әйдәгез, бергәләп катнашыйк!
-
Рөстәм Миңнеханов Теләчедә чәчү кампаниясенең барышын бәяләде
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре барышында Теләче районына килде, ул биредә авыл хуҗалыгы кырларын карады һәм җирле актив белән язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышты.
-
Кичке бәйрәм концерты
Кичә, кичен, район мәдәният йортындагы мәйданда «Җиңү килде җирне нурга күмеп» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.
-
Тагы кырыкалдарлар турында
Ел башыннан кырыкалдарлар республика халкының бер мил- лиард ике йөз унбер миллион сум акчасын үзләштергән. Өч мең ярым тапкыр алдау очрагы теркәлгән. Алар тозагына ешрак пенсионерлар һәм хатын - кызлар эләккән. Исемлектә балалар да бар.
-
Мотоцикл һәм машина бәрелешеп мотоцикл йөртүче һәлак булган
Казанның Кызыл Кокшай урамындагы 164нче йорт янында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте була.
-
-5 градуска кадәр салкыннар булачак
Татарстан халкын төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә булачак кыраулар турында кисәттеләр. Һава температурасы -5 градуска кадәр төшәргә мөмкин.