13 май 2026 яңалыклары
-
Апрельдән майга кадәр Татарстанда тәрәзәләрдән егылып, дүрт бала зыян күргән
Җылы сезон әле башланды гына, ә Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсенә тәрәзәдән егылып имгәнгән дүрт бала керергә өлгергән. Бу хакта «Татар-информ»га хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Машинада йөрү таныклыгы алу өчен имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрә
Машинада йөрү таныклыгы алу өчен имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрә. Яңартылган кагыйдәләрнең бер өлеше киләсе елның мартыннан гамәлгә керәчәк.
-
Сабан туе көннәре билгеле
Татарстанда Сабантуй көннәре билгеле. Указ нигезендә, Сабантуй 6 һәм 7 июньдә республиканың авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә узачак.
-
Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләр турниры узачак
Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләрнең еллык халыкара турнирында бу юлы беренче тапкыр «кара ящик» (black box) форматын кулланалар. Бу хакта журналистларга Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова сөйләде.
-
Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак
Җомга көнне, ягьни 15 май көнне, Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы ачылачак. Чара имамнарны, ислам белгечләрен, дин әһелләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерәчәк. Илнең 78 төбәгеннән 1 меңнән артык делегат чакырылган.
-
Кисәтү ясалды, бетерү бурычы куелды
Бүген “Юл хәрәкәте иминлеге” дүләт бюджет учреждениесенең республика Идарәсенең юл хуҗалыгы объектлары мониторингы һәм анализы бүлеге әйдәп баручы белгечләре - Надежда Куликова белән Дмитрий Аверьянов һәм Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова, Татарстан Республикасы Эколгия һәм табигый байлыклар министрлыгының үзәк территориаль инспекторы Ришат Билалов белән берлектә районыбыз юлларына рейдка чыкты.
-
Таһир Якуповның каберен зиярат кылып, искә алдылар
Таһир Якупов – легендар якташыбыз, чыгышы безнең Карачтау авылыннан. 1977 елда татар музыка сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен Таһир Якуповка Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.
-
«Халык инспекторы» мобиль кушымтасы – юлларда аварияләрне киметүнең нәтиҗәле чарасы
«Халык инспекторы» мобиль кушымтасы – юлларда аварияләрне киметүнең нәтиҗәле чарасы. Юл хәрәкәтенә җәмәгать контроле һичшиксез кирәк һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында хәбәрләр килгәндә Дәүләт автоинспекциясе вазыйфаи заты хәбәрнамәдә чагылдырылган барлык хәлләрне, мәгълүматларның дөреслеген һәм җитәрлеклеген тикшерә.
-
Эксклюзив китап бүләк иттеләр
Бүген “Алан” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Алмаз Хәбир улы Фәсхетдиновның туган көне. Әлеге уңайдан ул котлаулар кабул итә.
-
Райондашларыбыз Хаҗ сәфәренә китә
17-18 май көннәрендә райондашларыбыз Изге Хаҗ сәфәренә кузгалачак.
-
Казанда юл-транспорт һәлакәте
Юл-транспорт һәлакәте Губкин һәм Зур Урам урамнары киселешендә була. Hyundai автомобиле йөртүчесе хатын-кызны җәяүле кичүдә бәрдерә.
-
Сагышлы хәтерләр ... (район бәйгесе кысаларында)
Сугыш... Нинди хәвефле. хәсрәтле, куркыныч сүз. Бу сүз кешеләр күңелендә нәфрәт һәм сагыш уята... Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 81 ел вакыт үтсә дә, аның шыксыз хатирәләре йөрәк түрләрендә мәңгегә сеңеп калган. Язлар җитү белән, Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, ул елларның күңел әрнеткеч вакыйгалары ветераннарыбыз хәтерендә кабат яңара Хәер, безнең гаиләдә ул куркыныч дәһшәтле көннәр һәм авыр еллары турында эбиебез һәркөн диярлек искә төшереп тора иде...
-
“Шигырьләремдә - туган ягым” дип исемләнгән шагыйрьләр бәйгесе бара
Теләче районы кабаттан оешуга 35 ел тулу уңаеннан “Шигырьләремдә - туган ягым” дип исемләнгән шагыйрьләр бәйгесе бара - сезнең иҗат җимешләрен көтәбез!
-
Район газетасына язылырга онытма!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, газета-журналларга язылу бара, шул исәптән, «Теләче» район газетасына да.
-
Алкоголь белән агуланып 71 кеше һәлак булган
Агымдагы елның гыйнварыннан апрельгә кадәр алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулану мәгълүматлары белән Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе уртаклашты.