Алкоголь белән агуланып 71 кеше һәлак булган
Агымдагы елның гыйнварыннан апрельгә кадәр алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулану мәгълүматлары белән Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе уртаклашты.
Бу вакыт эчендә 155 очрак теркәлгән - үткән ел белән чагыштырганда 1,2 тапкырга кимрәк. Зыян күрүчеләрнең күпчелек өлешен 18 яшьлек һәм өлкәнрәк затлар тәшкил итә. 15-17 яшьлек яшүсмерләргә 4 очрак туры килә, балаларга - 12 очрак. Зыян күрүчеләр арасында күбесе - ир-атлар (73,5%).
Статистикага караганда, татарстанлылар этанол, спирт белән, метанол һәм башка спиртлар белән агулана. Шул сәбәпле республикада дүрт ай эчендә 71 кеше һәлак булган.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе билгесез затлардан, ачыкланмаган урыннарда, интернет-ресурслар аша алкоголь эчемлекләр сатып алу, продукциянең сыйфатын һәм килеп чыгышын раслаучы документларсыз сәламәтлеккә һәм тормышка куркыныч яный, дип искә кисәтә.
Чыганак:кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев