Кисәтү ясалды, бетерү бурычы куелды
Бүген “Юл хәрәкәте иминлеге” дүләт бюджет учреждениесенең республика Идарәсенең юл хуҗалыгы объектлары мониторингы һәм анализы бүлеге әйдәп баручы белгечләре - Надежда Куликова белән Дмитрий Аверьянов һәм Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова, Татарстан Республикасы Эколгия һәм табигый байлыклар министрлыгының үзәк территориаль инспекторы Ришат Билалов белән берлектә районыбыз юлларына рейдка чыкты.
Уртак акциянең максаты - юл буйларындагы санкцияләнмәгән чүплекләрне (шул исәптән яңаларын да) барлау, булган очракта биләмә хуҗаларына кисәтү ясау, аларга карата тиешле чаралар күрү һәм халык арасында экологик үзаң тәрбияләү, аны үстерү буенча профилактик аңлату эшләре алып бару.
“ЭкоЯз” санитар - экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелеп килүче традицион чара барышында алар Теләче - Арча юлының санитар - экологик торышын карадылар.
Тулаем алганда, юл буйлары чиста, тел - теш тидерерлек түгел. Тик… Максабаш авылы сусаклагычы янәшәсенә, шул исәптән юл буена урнашкан һәм чүп белән тулган элекке сенаж чокырларына тап булдылар. Чүплектә чүпләрнең иске дә, яңалары да бар. Һәм аларда ниләр генә юк?! Чокырлар урнашкан биләмә хуҗасына белгечләр тарафыннан кисәтү ясалды һәм чүплекне тиз арада бетерү бурычы куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев