Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Эксклюзив китап бүләк иттеләр

Бүген “Алан” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Алмаз Хәбир улы Фәсхетдиновның туган көне. Әлеге уңайдан ул котлаулар кабул итә.

Аны туган көне белән  иң беренчеләрдән булып район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән “Россельхозбанк”ның Теләчедәге өстәмә офисы директоры Фәрхәд Борһанов котлады. Туган көн иясенә Ралиф Низаметдинов тарафыннан “Иң көчлеләр” дип исемләнгән китап бүләк ителде. Әлеге эксклюзив китап берничә ел элек Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы тарафыннан чыгарылган иде. Китапта җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте (хәзер акционерлык җәмгыяте дип йөртелә)  һәм аны озак еллар җитәкләгән, районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә алдынгы хуҗалыклар рәтенә чыгарган Хәбир Нуретдин улы Фәсхетдинов турында да мәгълүматлар бар.
Бүген “Алан” акционерлык җәмгыяте районда иң күп сөт җитештерүче хуҗалык. Әлеге җәмгыять уңганнары көн саен 22520 килограмм сөт җитештерә. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә 28,7 килограмм сөт туры килә.Бу күрсәткеч узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 27%ка артык. 

Алмаз Хәбир улы “Алан” акционерлык җәмгыятен 2021 елдан бирле җитәкли. Ул эшкә килгәндә хуҗалык көнгә 13312 тонна сөт җитештергән булган.Үсеш - 155%.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев