Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Машинада йөрү таныклыгы алу өчен имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрә

Машинада йөрү таныклыгы алу өчен имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрә. Яңартылган кагыйдәләрнең бер өлеше киләсе елның мартыннан гамәлгә керәчәк.

Иң мөһим үзгәрешләрнең берсе — практик имтиханны теориядән соң 60 көн эчендә тапшыру таләбе. Элек моның өчен ярты ел вакыт бирелә иде. Әгәр бу вакытта өлгермәсәң, теорияне яңадан тапшырырга туры киләчәк.

Шулай ук имтихан вакытында шпаргалка, телефон яки башка җайланмалар кулланган өчен нәтиҗәләрне гамәлдән чыгару мөмкинлеге кертелә. Бу очракта кабат имтиханны бер елдан соң гына тапшырып булачак.

Моннан тыш, 2027 елдан кайбер очракларда медицина белешмәсен “Госуслуги” аша аерым тапшыру таләп ителмәячәк, мәгълүмат электрон реестрдан алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев