14 июль 2026 яңалыклары
-
14 июль - Россия Социаль фонды оешкан көн
1956 елда дәүләт пенсияләре турында канун кабул ителә. Ә 2022 елның 14 июлендә пенсия фондын һәм социаль иминият фондын берләштергән пенсия һәм социаль иминият фондын булдыру турында мөһим канунга кул куелды.
-
Бусагада - яңа уку елы
Бүген муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Булат Низамов җитәкчелегендәге эшче комиссия мәктәп автобуслары маршрутларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде.
-
Татарстан урманнарында быел 225 ял зонасы тәртипкә китерелгән
Татарстанда быел урманнарга ял итәргә килгән гражданнар өчен 225 урын төзекләндерелгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин хәбәр итте.
-
26-30 августта «Идел» яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәре узачак
26-30 августта «Идел» яшьләр үзәгендә XXXVI Татар яшьләре көннәре узачак.
-
Татарстанда сиреналар санын өч тапкырга арттырырга планлаштыралар
2026 елда Татарстанда ракета куркынычы режимы 21 тапкыр кертелде, гомумән алганда ул 34 сәгать дәвам итте. Бу хакта Татарстан Республикасы цифрлар министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә Цифрлы үсеш һәм мәгълүмати үсеш министры Илья Начвин сөйләде.
-
Татарстанда үзмәшгульләр саны ярты миллионга җиткән
Үзмәшгульләр саны буенча республика Россия төбәкләре арасында алдынгы урында тора. Татарстанда 485 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. 2026 ел башы белән чагыштырганда аларның саны 38,2 мең кешегә, ягъни 8,6% ка арткан. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ТР икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова хәбәр итте.
-
Татарстанда талпан боррелиозының 10 очрагы теркәлгән
Талпан активлыгы сезоны башыннан Татарстанда иксодлы талпан боррелиозының 10 очрагы (Лайм авыруы) һәм читтән кертелгән талпан вируслы энцефалитының өч очрагы ачыкланган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
-
Административ эш каралды
Теләче җәмәгать судында ГИБДД хезмәте төзегән 12.8 статьясының икенче бүлеге буенча бер административ эш каралды.
-
Гортензия үстерү серләре
Бакчагызның бизәге булган зур һәм чәчәкле гортензия үстерүнең төп сере – әче туфрак, даими дымлылык, дөрес кисү һәм кояшлы урын. Аларны үстергәндә, түбәндәге агротехник кагыйдәләрне үтәү мөһим.
-
Шармышта Изге Ана иконасы хөрмәтенә бәйрәм келәве узды
Кичә, Шармаш авылында «БАЛЫКИНСКАЯ» дип аталган Изге Ана иконасы хөрмәтенә бәйрәм келәве узды.
-
Машина тракторга бәрелеп, 4 кеше үлгән
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында «Лада» машинасы белән трактор бәрелешкән. Авариядә дүрт кеше һәлак булган.
-
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында
17 июль көнне, районның үзәк ял паркында урнашкан стадионда, 2009-2011 елгы егетләр арасында, футбол ярышлары узачак.
-
Геннадий Зюганов Казанда
Россия КПРФ рәисе Геннадий Зюганов Татарстанга ике көнлек эш визиты белән килде. Ул эш сәфәрен Казандагы Ленин һәйкәленә чәчәкләр салудан башлады.
-
Казан Төркиягә туристлар җибәрү буенча иң эре төбәк
Казан Төркия курортларына туристлар җибәрү буенча иң эре төбәк үзәкләре рәтенә кергән. Бу хакта АТОРНЫҢ аналитик хезмәте хәбәр итте.
-
Татарстанда һава торышы начарая
Атлантикадан килгән «Бернадетт» циклоны бүген, 14 июльдә, Татарстанга һава шартларының сизелерлек начараюын китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.