16 март 2026 яңалыклары
-
Татарстан авылларында яшәүчеләр өй интернетына тоташтырган өчен тавыш бирә ала
РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча өй интернеты беренче чиратта барлыкка киләчәк авыллар исемлеген билгеләячәк. Аерым йортлар өчен инфраструктура төзелешенә акчалар универсаль хезмәт күрсәтү резервыннан бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Бәйге дәвам итә
Фотода егерме бишенче катнашучыбыз - Теләченең беренче номерлы балалар бакчасыннан Антонов Кәрим.
-
Махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Районыбызның кечкенә генә авылында яшәүчеләр - Иске Карабаян авылы халкы егетләргә кирәкле әйберләр алырга дип 63 000 сум күләмендә, акчалата ярдәм китергән.
-
Татарстанда беренче ярминкә көнендә 89 млн сумлык продукция сатылган
Татарстанда 14 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Беренче ярминкә көнендә фермерлар 89,8 млн сумлык продукция сатканнар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Җиңү Армиясенә кушыл!
2,9 млн рублей при подписании контракта в Татарстане!
-
Камераларны ГАИ машиналарына куя башладылар
Татарстанда патруль автомобильләрендә урнаштырылган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү комплексларын куллана башладылар. Система экипажлар хәрәкәте вакытында эшли һәм кагыйдә бозуларны юлда ук ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда 20 март Ураза бәйрәме уңаеннан ял көне дип игълан ителде
Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкын өстәмә ял көне көтә. Бәйрәм көне - 20 март-ял көне дип игълан ителде.
-
Казан зоопарк бакчасы язгы эш режимына күчә
16 марттан Казан зоопарк бакчасы язгы график буенча эшли башлаячак. Килүчеләрне 08:30 дан 18:30 га кадәр кабул итәчәкләр, кассалар бер сәгатькә иртәрәк ябылачак, дип хәбәр иттеләр учреждение матбугат хезмәтендә.
-
Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган
15 март көнне якынча 16:15 сәгатьтә «Яр Чаллы-Зәй — Әлмәт» автоюлының 80 нче чакрымында үлем белән тәмамланган юл — транспорт һәлакәте килеп чыккан.
-
Ураза бәйрәме чаралары 6: 30 да башлана
Казанда җомга көнне, 20 мартта, мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе – Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәнге 6:30 да Коръән аятьләрен укудан башлана, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов.
-
Сыерчык оялары бәйгесенә гаризалар 17 мартка кадәр генә кабул ителә
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасыннан Емельянов Павел сыерчык оялары бәйгесендә катнаша
-
«Биш йолдыз» Халыкара халык биюе конкурс - фестивалендә җиңүләре белән котлыйбыз!
«Сюрприз» үрнәк балалар хореография коллективының «Наркиз» кече төркемен «5 йолдыз» Халыкара халык биюе конкурс-фестивалендә җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Киңәшмә узды
13 март конне район Советының зур актлар залында, коррупциягә каршы тору буенча, чираттагы киңәшмә узды.
-
Азамат сыерчык оясы конкурсында катнаша
Теләченең өченче номерлы балалар бакчасыннан Хафизов Азамат сыерчык оясы конкурсында катнаша.
-
Иптәшләрчә уен узды
Арча шәһәрендә 2018/2019 елгы « Барсы», Теләче авылы « Арча» командалары арасында иптәшләрчә уен узды.