Камераларны ГАИ машиналарына куя башладылар
Татарстанда патруль автомобильләрендә урнаштырылган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү комплексларын куллана башладылар. Система экипажлар хәрәкәте вакытында эшли һәм кагыйдә бозуларны юлда ук ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Җиһаз реаль вакыт режимында автомобильләрнең дәүләт номерларын таный һәм аларны эзләү базалары буенча тикшерә. Шулай ук комплекслар билгеләнгән тизлекнең артуын теркиләр.
Моннан тыш, система юл билгеләре таләпләренең үтәлешен күзәтә. Алынган мәгълүматлар хокук бозучыларны оператив рәвештә ачыкларга һәм мәгълүматны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә тапшырырга мөмкинлек бирә.
Чыганак:веститатарстана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев