Казан зоопарк бакчасы язгы эш режимына күчә
16 марттан Казан зоопарк бакчасы язгы график буенча эшли башлаячак. Килүчеләрне 08:30 дан 18:30 га кадәр кабул итәчәкләр, кассалар бер сәгатькә иртәрәк ябылачак, дип хәбәр иттеләр учреждение матбугат хезмәтендә.
2025 ел ахырына булган мәгълүматларга караганда, зоопаркта 139 төрдәге 4 708 хайван яши, ә ботаника коллекциясендә 1 098 төрдәге 4 493 үсемлек исәпләнә. Халыкара Кызыл китапка 26 төр хайван, Россиянең Кызыл китабына 9 төр хайван һәм 13 үсемлек, Татарстанның Кызыл китабына 4 төр хайван һәм 5 төр үсемлек кертелгән.
Чыганак:казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев