Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда беренче ярминкә көнендә 89 млн сумлык продукция сатылган

Татарстанда 14 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Беренче ярминкә көнендә фермерлар 89,8 млн сумлык продукция сатканнар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

"Республика районнарыннан 100,4 тонна яшелчә, 51,3 тонна бәрәңге, 18,9 тонна сөт, 28,7 тонна шикәр, 177,3 мең данә тавык йомыркасы, 98,6 тонна ит кайтарылды, шул исәптән 48,7 тонна сыер ите сатылды. Ярминкәләр уздыру өчен 877 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев