Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган
В республике

Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

15 март көнне якынча 16:15 сәгатьтә «Яр Чаллы-Зәй — Әлмәт» автоюлының 80 нче чакрымында үлем белән тәмамланган юл — транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ярымприцеплы «КАМАЗ» автомобиле йөртүчесе, Чаллы ягыннан Әлмәткә таба хәрәкәт иткәндә, Kia Carnival маркалы транспорт чарасына юл бирмәгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган: 39 яшьлек машина йөртүче һәм 38 яшьлек җиңел автомобиль пассажиры. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. 

Чыганак:казанкп


Нет комментариев