16 октябрь 2025 яңалыклары
-
Татарстанда беренче карның кайчан төшәчәге билгеле булды
Якындагы өч тәүлектә температура фоны нормадан бераз түбәнрәк булачак, беренче кар явачак.
-
Татарстан якындагы өч елда бюджет кредитларын исәптән чыгарачак
Татарстанның финанс министры Марат Фәйзрахманов парламент тыңлауларында 2026 елга бюджет проектын тәкъдим итте.
-
Район Советының икенче чираттагы утырышы узды
Бүген Теләче муниципаль район Советының икенче чираттагы утырышы узды.
-
Кулланучының таләпләре 10 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш
Бүгенге матурлык дөньясында иң кирәкле хезмәтләр исәбенә чәчтараш хезмәтләре керә. Чәчтарашханәләргә без матурлык, яхшы кәеф, тышкы кыяфәтебездә нәрсәне дә булса үзгәртергә теләү өчен барабыз.
-
Миңнеханов: Үзбәкстан белән товар әйләнешен арттыру өчен бөтен мөмкинлекләребез бар
Татарстанның Үзбәкстан белән товар әйләнешен арттыру өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы һәм Үзбәкстан Югары Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясе рәистәшләре Ильяс Умаханов һәм Садыйк Сафаев белән очрашуда белдерде. Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Өченче яшь» дип исемләнгән спартакиада узды
«Батыр» спорткомплексында өлкән буын вәкилләре арасында «Өченче яшь» дип исемләнгән спартакиада узды.
-
Комиссия утырышы узды
Бүген Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатларны карау комиссиясенең утырышы узды.
-
Өмә узды
Бүген Тюлячка елгасы буенда көзге өмә узды.
-
Егетләр генә исән булсын
Махсус хәрби операцияда булучы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм төялгән йөк машиналары зур сәфәргә кузгалды. Бу көннәрдә мәдәният йорты бүлегендә урнашкан волонтерлар эшли торган штаб кайнап торды. Апалар көнне төнгә ялгап диярлек эшләделәр. Соңгы атналарда өйләренә кайтмадылар да диярлек була. Оешмалардан, эшмәкәрләрдән килгән продукцияны кирәк-яракны тартмаларга тәртипләп тутырып, урнаштырып, язулар беркетү өчен байтак вакыт сарыф ителә.
-
Административ эш каралды
Теләче җәмәгать судында Россия Федерациясе административ хокуклар бозу кодексының 12.26 статьясының 1 нче бүлеге буенча ГИБДД хезмәте төзегән административ эш каралды.
-
Шәһәрне яратмаган
Һәрчак шат, көр күңелле һәм башкаларга шундый кәеф бүләк итүче Рәмис Рифкать улы Хәнәфиев җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәтендә дистә елдан артык хезмәт куйса да, комбайнда бишенче елын гына эшли. Алдагы елларда МТЗ-1221 тракторында хезмәт куйган. Быелгы уракта ул ширкәт комбайнчылары арасында бишенче класслы РSМ-161 комбайны суктырылган ашлык күләме буенча, Ильяс Җәләлетдинов белән Данил Шигаевтан кала өченче урынны яулады.
-
Яңгыр һәм юеш кар яварга мөмкин
Бүген аязучан болытлы һава көтелә.
-
Бәхетле сабый булсын!
Махсус хәрби операциядә булган якташыбыз Ильфар Ильдар улы Вәлиевның гаиләсендә күңелле вакыйга ~ сабыйлары Камиль дөньяга аваз салды.