17 февраль 2026 яңалыклары
-
В Госкомитете РТ по тарифам разъяснили, куда обращаться по вопросам платы за ЖКУ
Государственный комитет Республики Татарстан по тарифам разъяснил, куда обращаться жителям по вопросам начисления платы за жилищно-коммунальные услуги.
-
“Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде
Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Теләче муниципаль районы “Нәүрүз” авыл хуҗалыгы продуктлары эшкәртү кулланучылар кооперативы башкарма рәисе Хисмәтуллина Райлә Нәкыйп кызына “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
-
Татарстан макулатура җыю буенча алдынгылар рәтендә
Татарстан Республикасы «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «БумБатл»Бөтенроссия макулатура җыю акциясендә катнашучы 89 төбәк арасында бишенче урынны алды. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Урамнарны кардан чистартуга студентларны җәлеп итәргә мөмкиннәр
Әгәр идарәче компанияләр кызыксыну күрсәтсәләр, студент отрядлары Татарстанда кар җыюга кушылырга әзер, дип хәбәр итте республиканың Яшьләр министрлыгы башлыгы Азат Кадыйров.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан өстеннән дүрт дрон очуы турында хәбәр итте
ЦОВ-112 Минзәлә шәһәре юнәлешендә дүрт пилотсыз очкыч очуы турында хәбәр алган. Бу хакта мәгълүмат Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында Мәскәү вакыты белән 5.07 сәгатьтә пәйда булды.
-
«Татмедиа» возглавил рейтинг региональных СМИ по индексу цитирования и весу в MAX .
MAX-канал медиахолдинга «Татмедиа» демонстрирует высокие результаты в региональном сегменте мессенджера MAX, заняв лидирующие позиции сразу в нескольких ключевых рейтингах. Успех канала подтверждается данными аналитического сервиса MaxDash, опубликованными в телеграм-канале New Media.
-
Тәмле коймак рецепты
2 чәй калагы чүпрәне 3 аш калагы җылы суда тотып йомшартып,1 литр җылы сөт, 4 йомырка, тоз, песок,4 аш калагы көнбагыш мае, он салып камыр изәргә кирәк.
-
Казанда аквапарк бинасын сүтәчәкләр
Казанда аквапарк бинасын сүтеп, аның урынында торак комплекс төзергә планлаштыралар. Карар Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә тарихи җирлекләрне төзү буенча ведомствоара комиссиядә тәкъдим ителде.
-
Теләчедә Спартакиада узачак
21 февраль көнне Спартакиада булачак. Теркәлү иртәнге сәг. 9.00 да башлана.
-
«Күчемсез милекне сатып алу» тормыш хәлләре - Дәүләт хезмәтләре порталында
«Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты һәм «Кешеләр өчен дәүләт» федераль проекты кысаларында ТР буенча Росреестр идарәсе тормыш хәлләрен гамәлгә ашыруда катнаша, дип хәбәр итә Росреестр. Аерым алганда, «Госуслуги» порталында ТХ (жизненная ситуация) каталогында «Күчемсез милекне сатып алу» сервисыннан файдаланырга мөмкин.
-
Кар яву аркасында Казан метрополитены өстәмә поездлар җибәрәчәк
Көчле кар яву сәбәпле Казан метрополитены өстәмә поездлар җибәрәчәк. Үзгәрешләр пик сәгатьләрдә – 7дән 9 сәгатькә кадәр, шулай ук 17дән 19 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Бу чорда составлар саны 12 гә кадәр артачак, хәрәкәт интервалы 4 минут 38 секунд тәшкил итәчәк.
-
Махсус хәрби опаерациядә катнашучыларны диспансерлаштыру
Махсус хәрби опаерациядә катнашучыларны диспансерлаштыру - ул хәрби хәрәкәтләрдән соң авыруларны һәм җәрәхәтләрне иртә ачыклауга юнәлдерелгән бушлай тирәнтен тикшерүләр комплексы. Ул тар белгечләрне, психологны, анализлар бирүне үз эченә ала һәм еш кына бер көн эчендә поликлиникаларда яки сугыш ветераннары госпитальләрендә уздырыла.
-
Сүзебез «Гаилә» милли проектының төп бурычлары хакында
Ата — аналарга һәрьяклап ярдәм итү, сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, өлкән буынның актив озак яшәве өчен шартларны үстерү һәм мохтаҗларга сыйфатлы тәрбия бирү - «Гаилә» милли проектының төп бурычлары.
-
Май чабу атнасы башланды
16 февральдән 22 февральгә кадәр православие динен тотучылар май чабу атнасын билгелиләр. Май чабу - Масленица - керәшеннәрдә, славяннарда - кышны озатып, язны каршылау бәйрәме.
-
Волонтёрлар янында булдылар
Берничә көннән махсус хәрби операциядә булган якташларыбызга чираттагы ярдәм озатылачак.