Татарстан макулатура җыю буенча алдынгылар рәтендә
Татарстан Республикасы «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «БумБатл»Бөтенроссия макулатура җыю акциясендә катнашучы 89 төбәк арасында бишенче урынны алды. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
1 декабрьдә башланган кышкы сезонда республика халкы 120 тоннага якын (119 972 кг) макулатура җыйды. Акциядә барлыгы 2,4 миллионнан артык кеше катнашты, җыелган макулатураның гомуми авырлыгы 68,6 мең тоннадан артып китте.
«БумБатл» акциясе «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте эгидасы астында уздырыла һәм күптән инде гадәти кәгазь җыю кысаларыннан чыкты. Бу төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен әйләнә-тирә мохит турында кайгырту идеясе белән берләштерүче масштаблы хәрәкәт.
Чыганак: татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев