Сүзебез «Гаилә» милли проектының төп бурычлары хакында
Ата — аналарга һәрьяклап ярдәм итү, сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, өлкән буынның актив озак яшәве өчен шартларны үстерү һәм мохтаҗларга сыйфатлы тәрбия бирү - «Гаилә» милли проектының төп бурычлары.
Безнең бүгенге сүзебез махсус хәрби хәрәкәтләр зонасында катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары хакында. Әлеге ярдәм чараларына Федераль һәм төбәк түләүләре (контракт буенча 400 мең сумнан, югары хезмәт хаклары), яраланган һәм һәлак булган очракта иминият компенсацияләре, сугышчан хәрәкәтләр ветераны статусы, кредит каникуллары, салым ташламалары, балалар өчен югары уку йортларында бюджет урыннары, түләүсез медицина һәм психологик ярдәм керә.
Ярдәмнең төп юнәлешләрен санап үтәбез:
- Акчалата түләүләр һәм ташламалар: контракт төзегәндә бер мәртәбә түләү (гадәттә 400 мең сумнан), айлык түләү (204 мең сумнан һәм аннан да югарырак), яралану һәм иминиятләштерү өчен түләүләр.
- Социаль гарантияләр: сугышчан хәрәкәтләр ветераны статусы, торак-коммуналь хуҗалыкка түләү чыгымнарының 50% комп компенсацияләү, милеккә салым түләүдән азат итү, түләүсез юридик һәм психологик ярдәм алу хокукы.
- Гаиләләргә ярдәм: мәктәпләрдә балалар өчен түләүсез кайнар ашау, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә беренче чиратта керү, түләүсез түгәрәкләр, шулай ук туендыручысын югалту буенча түләүләр алу мөмкинлеге.
- Медицина һәм мәгариф ярдәме: түләүсез медицина ярдәме, шифаханә-курортларда дәвалану, югары уку йортларында балаларны укытуга квоталар, һөнәри яңадан белем алу.
- Кредит һәм салым ташламалары: махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен кредит каникуллары, ипотека һәм кулланучылар кредитлары буенча исәпләнгән процентлардан азат итү.
Ярдәм шулай ук ветераннарга һәм һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү өчен оештырылган «Ватанны саклаучылар» фонды аша да күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев