Махсус хәрби опаерациядә катнашучыларны диспансерлаштыру
Махсус хәрби опаерациядә катнашучыларны диспансерлаштыру - ул хәрби хәрәкәтләрдән соң авыруларны һәм җәрәхәтләрне иртә ачыклауга юнәлдерелгән бушлай тирәнтен тикшерүләр комплексы. Ул тар белгечләрне, психологны, анализлар бирүне үз эченә ала һәм еш кына бер көн эчендә поликлиникаларда яки сугыш ветераннары госпитальләрендә уздырыла.
Кемнәр файдалана ала: демобилизацияләнгән МХО катнашучылары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шулай ук аларның гаилә әгъзалары;
Кайда узарга: яшәү урыны буенча поликлиникада, шулай ук сугыш ветераннары өчен махсуслаштырылган госпитальләрдә;
Ничек язылырга: «Госуслуги» порталы, төбәк порталлары, 122 телефоны аша яки шәхсән регистратурага мөрәҗәгать иткәндә, ветеран таныклыгын күрсәтеп.
Үзенчәлекләре нидә?
- тикшерү тизләтелгән режимда (бер көндә) үткәрелә;
– психологик ярдәм – борчулы тайпылышларны ачыклау өчен медицина психологына мәҗбүри консультация;
- тирәнтен скрининг – C гепатитына анализлар, йөрәк-кан тамырлары куркынычын контрольдә тоту, җәрәхәтләрне исәпкә алып тикшеренүләр;
– нәтиҗә: сәламәтлек картасын төзү, дәвалануга яки тернәкләндерүгә юллама (шифаханә-курорт дәвалануы).
Төп шарт – үзең белән паспорт, полис һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы булырга тиеш.
«Озак һәм актив тормыш» милли проекты сәламәтлекне контрольдә тотарга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев