Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан өстеннән дүрт дрон очуы турында хәбәр итте

ЦОВ-112 Минзәлә шәһәре юнәлешендә дүрт пилотсыз очкыч очуы турында хәбәр алган. Бу хакта мәгълүмат Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында Мәскәү вакыты белән 5.07 сәгатьтә пәйда булды.

Ведомство мәгълүматлары буенча, дроннар Татарстанның Зәй районы Кадык авылы тирәсендә дә күзәтелгән.

Моңа кадәр, Мәскәү буенча 4.40 сәгатьтә, БПЛА Әлмәт һәм Яр Чаллыга һөҗүм куркынычы игълан ителгән иде. Бу шәһәрләрдә яшәүчеләрне ышык урыннарга (подвалларга, паркингларга) төшәргә, тәрәзә янына килмәскә, игътибарлы һәм сак булырга сорадылар. Әлмәт һәм Чаллыда пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы 7.02 сәгатьтә гамәлдән чыгарылды.

Росавиация вәкиле Артем Кореняко үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм чыгаруга чикләүләр кертелгән иде. 3.23 сәгатьтә Түбән Кама аэропортында да чикләүләр кертелде. 6.56 да Татарстан башкаласы аэропортында очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен игълан ителгән чикләүләрнең бетерелүе билгеле булды.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев