17 апрель 2026 яңалыклары
-
“Бәхет биргән туган җирем” XII төбәкара конференциясендә
Арча муниципаль районы “С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе” базасында РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге “Бәхет биргән туган җирем” XII төбәкара конференциясе үткәрелде.
-
“Асылташлар” районкүләм бәйгесе узды
Россия халыклары бердәмлеге елы, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Мәктәпкәчә белем бирү елы, Теләче муниципаль районының 35 еллыгы кысаларында, бүген, Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы, мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесе уздырды.
-
“Хәвефсез тәгәрмәч - 2026” республика бәйгесенең район этабы булып үтте
Бүген “Батыр” спорт комплексында “Хәвефсез тәгәрмәч - 2026” республика бәйгесенең район этабы булып үтте. Бәйгедә барлыгы 14 яшь инспекторлар отряды, җәмгысе 56 бала көч сынашты.
-
Түләүсез ВПН-сервислар куркыныч
Татарстанда яшәүчеләрне популяр бушлай ВПН-сервисларны кулланганда куркынычлар турында кисәттеләр. Бу хакта республиканың Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.
-
Беренче кварталда юл-транспорт һәлакәтендә 63 кеше һәлак булган
Татарстанда 2026 елның беренче кварталында 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта республиканың юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында билгеле булды.
-
Мөхәммәтшин: Туган тел укытучысы – ул милләтнең киләчәгенә нигез салучы
Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышы уза. Чарада төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән 800 укытучы катнаша. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында милләт балаларын тәрбияләүче укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
-
Казан шәһәрендә Дөньякүләм «Туган тел» җыены узды
15-17 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Дөньякүләм «Туган тел» җыены узды.
-
Җаным рәхәт тапты
Сүзебезне булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, күкрәк сөтен имезеп яшәү көче биргән һәм, иң мөһиме: баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән изге ана — Мәмдүдәдән башлыйк.
-
Амира Бадрутдинова: ”Җиңәргә дип килдек”
Бүген “Батыр” спорт комплексында “Хәвефсез тәгәрмәч - 2026” республика бәйгесенең район этабы бара.
-
Чисталыкны бергә саклыйк
Чисталык, матурлык турында районда яз башыннан сөйләшә башласак та, тирә-юнебезне пычратудан туктамыйбыз.
-
Йөк машинасы йөртүчесе йоклап китеп баганага бәрелгән
Казанда йөк машинасының йөртүчесе рульдә йоклап киткән һәм ут баганасына килеп бәрелгән.
-
В Татарстане вновь пройдет Всероссийский аграрный диктант
С 26 по 30 мая 2026 года в России во второй раз пройдет Всероссийский агродиктант – федеральная акция по проверке знаний об агропромышленном комплексе, сельских территориях и продовольственной безопасности страны. Регистрация участников и площадок уже доступна на сайте агродиктант.рф. Торжественная церемония открытия состоится в Москве, в Национальном центре «Россия», в рамках Форума тружеников села.
-
Ташламалы язылу бара
Газета - журналларга ташламалы язылу бара. Бу яртыеллыкта да «Теләче» газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылачак, төп призларыбыз - бозау һәм шифаханәгә юллама!
-
Тукай даирәсендәге хатын- кызлар (район бәйгесе кысалаырнда)
Сезгә Субаш авылыннан Зоя Павлова шигырен тәкьдим итәбез.
-
Бу шәһәрдә уртача хезмәт хакы 118 мең сумнан артып киткән
2026 елның беренче кварталында Түбән Каманың эре һәм урта предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 118 мең сумга җиткән. Җирле Совет сессиясендә мондый мәгълүматларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марсель Хәйретдинов китерде.