“Бәхет биргән туган җирем” XII төбәкара конференциясендә
Арча муниципаль районы “С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе” базасында РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге “Бәхет биргән туган җирем” XII төбәкара конференциясе үткәрелде.
Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылды.
Конференция фәнни эзләнү эшчәнлеге аша укучыларның интеллектуаль танып белү һәм иҗади эшчәнлеген үстерү, проект һәм фәнни–эзләнү эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан үткәрелде.Әлеге төбәкара конференциядә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хуҗина Ралинә дә катнашты, проект эше белән уңышлы чыгыш ясап, 2 нче урынны яулады, Диплом белән бүләкләнде.

Укучыны конференциягә физика һәм химия укытучысыХәдичә Нигмәтҗанова әзерләде. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев