Бу шәһәрдә уртача хезмәт хакы 118 мең сумнан артып киткән
2026 елның беренче кварталында Түбән Каманың эре һәм урта предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 118 мең сумга җиткән. Җирле Совет сессиясендә мондый мәгълүматларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марсель Хәйретдинов китерде.
Хәйретдинов сүзләренчә, район икътисадының нигезен «Түбән Кама Нефтехим», «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК» һәм Kama Tyres тәшкил итә. Әлеге дүрт предприятиегә районның барлык төяп җибәрү күләменең 84,2 проценты туры килә. Гыйнвар-февраль өчен бу 104 миллиард сум. Заводларда 26 меңнән артык кеше эшли.
Чыганак:казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев